Тәңре безгә юлдаш булсын !

Без бер Тәңре балалары!

21 декабрь-Олы Келәү көне!
ufa_tatar
Бер Тәңрем,Аң бир балаларыңа!

Якты көннәрнең иң кыска,караңгы төннәрнең иң озын чорына җитәбез. Ел түгәрәгенең төн уртасы якынлаша. Борыңгыдан,ераклардан килгән хәтер буенча,бу көннәрне кайсыларыбыз Нардуган тип атап,кайсыларыбыз башка  атлар куеп  ничек булса да билгеләп үтә. Бу елны да,бүген кулланышта булган исәпнең 21 декабренә туры  килә әлеге көн. Атабыз Бөек Тәңре кушуы белән барлыкка килгән җир-суларда, күкләрдә дә бер үк көчләр тартышы яшәүне бар итә. Ак бар-кара бар, Каты бар-йомшак бар,суык бар-эссе бар,көн бар-төн бар. Елның төн уртасы җитә. Бабаларыбыз ,әле моннан йөз-ике йөз еллар элек тә, борыңгыдан килгән ,бу көнне үтәлә торган  төп йоланың чын асылын төшенмәсәләр дә, карт камнарны ятлар килеп кугач-аңламасалар да-ничек булса да аны билгеләп үткәннәр. Иң караңгы вакыттан соң,Көн-кояш тагын югарырак менә,  җир-суларга,кеше ләргә турырак карый башлаган.
      Әлеге көннәр-Олы теләк һәм Олы учак көннәре. Көн белән-төн,салкын белән   җылы, тартышкан бу көннәрдә, җир-суларыбызны,аяз күләребезне караңгы  белән суык басмасын  дип теләк теләү , көнгә , җылыга ярдәм булсын дип келәү учаклары тергезү-бу безнең  бәгырләребезнең чыннан да яктыга,җылыга омтылуын, терелебезне саклаучы,яшәүебезне  бар итеп торучы Көн-кояшны  санлап-олылап яшәүебезне белгертүче ,эштер. Көннең иң кыска чорында, бабаларыбыз, таңны,  учак ягып, Көн-кояш чыккан якка багып, үзләренә генә түгел, җир-суга, тирә-якка, киек-җанварларга, туган-тумача, бала-чагага  гел яхшы теләкләр теләп, Көн-кояшның караңгыны,суыкны җиңүен теләп каршы алганнар. Аң белән яшәгән Олы Камнарның ерактан килгән истәлеге онытылмасын. Барыбызга да,Бер Тәңребез биргән кыска гына гомер кадерле. Туганнарыбыз, якыннарыбыз гомере, тирә-якларның исән имин булулары, җир-суларның безне туендырып торуы,Көн-кояшның безләрне яктыртып, җылытып торуы кирәк. Шуны онытмаек,шуны теләек кешеләр! Көн-кояшның булуы,җылы җилләр исүе,иген-тарылар үсүе,эчәр суларыбыз чиста булуы-безгә,кешеләргә кирәк.Тәңребез, безгә шуны теләрлек аң биргән,күңел,бәгырь биргән."Еламаган балага-имезлек каптырмыйлар" дигән әйтемчә,үзебезгә кирәк нәрсәне Атабыз Бер Тәңредән сорамасак-аны безгә кем бирер?!
  Олы сулар,ерак җирләр арасында  кайчандыр көн-күргән крак кардәшләребез исәбе белән, бу елның 21 декабре көненнән башлап безне олы үзгәрешләр көтә.  Тик бу үзгәрешләр, кемнәрдер кешеләргә коткы салганча , көн-кояш сүнү, җирләр тетрәү,күкләрдә очкан тау-ташлар җиргә төшүләрдән тормый.Бу үзгәрешләр башланганын ,бик күпләребез сизми-төшенми дә калырга мөмкин.Йоклаган кеше-вакыт үткәнен, яуган яңгыр туктап-кояш чыкканын, төн бетеп-җиргә таң килгәнен сизмәгән кебек, безнең дә бәгырләре йоклаганнар, аңнарын ялган сүзләр белән томаланганнарыбыз Яңа Чорга кергәнебезне төшенми дә калырга мөмкин. Тик кеше күрмәгәннән генә-таң да атмый тормый,кеше сизмәгәннән генә-җил дә исми тормый. 
  Уйларын теле белән аңлата белмәгән ,Тәңребез кот иңдергән , сабый да үзенә  бу җирдә яшәү өчен кирәкле азыкны,өшемәс өчен кирәк җылыны үз ана-атасыннан сорый белә. Үзебезнең катнаш белән бу җирләргә туган балаларны,күңелләре исән булган беребез дә ач ,ялангач калдырмаган кебек,сорасак , Тәңребез дә ,безне,үз балаларын бәла-казаларда калдырмый,яшәр өчен кирәген бирми калмый.
Яңа чорга күчкән чорда-төрлесе була ала.Көн-кояш туганда, кошлар да сайраудан туктап тора,җил дә исми. Бүген без Олы бер Таң алдында торабыз.Таң аткач ничек яшәүебез-үзебездән,үзебезнең уй-теләкләрдән,үзебезнең эш-адымнардан тора.Соңгы вакытта, без,үзебезгә тереклек итәргә биргән җир-суларны да,ияләрне дә кыерсытып,онытып яшәдек.Кирәкмәгән байлык җыюны-яшәү дип атадык. Ялган сүзләрнең,ялган икәнен аңлый торып та -аларны дөрес тип әйттек.Ул-атаның,кыз-ананың сүзен санга санамады. Алай гына да түгел,Бер Тәңребезгә тел-теш тидерүдән дә тарсынмадык.Үз атасын онытып-хурлап,  ниндидер булмас байлыкларга ышанып-өмет итеп  ятларга  сыенган баладан ни көтәргә була? Бәхет-ырыска тиенәчәкме ул?! Үзен саклап-карап үстергән инәсен оныткан,бар дип тә белмәгән кеше тыныч күңел белән,бәхеткә тиенеп яшиячәкме?! Иясе булган һәр нәрсәне,иясеннән сорамыйча,аны санламый-сакламыйча алучы-кулланучы кешене ни көтә?! Белә торып язык эшләүчене ни көтә?! Тәңре-Күкләрнең Яса-законы бер! Җир-сулар өчен дә,кешеләр өчен дә,ияләр өчен дә! 
 Шул турыда уйлансак иде.
      Язык эшләребезне аңлап-төшенеп,ялган-коткыларга карамыйча Тәңребездән ,җир-суларыбыз, кот-тәннеребезгә исән-саулык сорасак иде. Сатучылардан шәмнәр,тоз, азыклар җыеп кына алдагы үзгәрешләрдән качып-котылып кала алмауыбызны аңласак иде! Салкын-кышны шәм җылысы белән генә җылынып булмый,иген-тарылар үсмәгән җирдә-тоз белән тук булып булмый.
   И,Кешеләр! Көн-белән төн тартышкан чакта, келәү учаклары ягып, Бер Тәңребездән , акыллы бала ата-анасыннан сорагандай, языкларыбызны кичерүен, якты көннәр,имин тормышлар бирүен сорасак иде! Олы үзгәрешләр чорына сау бәгырләр,чиста күңелләр белән керсәк иде!  21 декабрь,Нардуган җиткән көннәрдә,өненә качкан әрләннәрдәй  посып утырмасак, шул көн таңын каршылап,Көн-кояш чыгар якка багып ,ичмасам ахыры заман килүгә дип әзерләгән шәмнәребезне яндырып барыбызга да исәнлек-саулык теләсәк, Тәңребездән безне онытмавын ,ияләрдән безгә ярдәмдә булуларын сорасак  иде!  Шушы көннәрдә,үз күңелләрегезне тыңлагыз сез,кешеләр.Акны-карадан,чынны-ялганнан аерырга өйрәнегез.
     Бер Тәңрем,үзеңнән сораем,сау-исән ит җир-суларыңны,аяз күкләреңне,җылы Көн-кояшыңны үз балаларыңнан кызганма! Чын күңелдән сораганнарның теләкләрен кабул итсәң иде!
    Умай-инә!  Бу көннәрне сабыйларыңны скласаң иде! Туачак балаларны сау-исән,аңлы-котлы итсәң иде!
     Ияләр! Бу көннәрне җир-сулар,тау-ташлар,дала-кырлар кешеләр белән бер теләктә булса иде!
Тәңрем, караңгы төннәр таңнарга авышканда теләгән шушы теләкләремне кабул итсәң иде!
Метки:

Тавыш-гауга чагы түгел.
ufa_tatar
Тәңрем,аң бир балаларыңа.
Казан каласында гарәби дин белгечләреннән бер кешене атып үтергәннәр, икенче дини башлыкны шартлаткыч куеп яралаганнар. Инде дә  шул гарәпләр динендәге кайберләрне кулга алу бара,имеш.Бу языкны , сәбәпсез кеше үлтерүне кем кылганын бер Тәңребез белә,тик кайберәүләр :" инде дә бу хәлне русиянең саклану хезмәтләре башкармадымы икән", - дигә сүзләр тарата.Әле дә шулар бар ,бар гаепне тагарга, әле дә шулар бар,ниндидер ахмаклык белән риза булмаганнарны, шулар кешесе дип пычратырга Шулар булмаса гаепне кемгә тагарлар иде икән?
.Соңгы буад азагы менән бу буад башында гына да, татар илендә гарәби дин өчен меңләгән мәчет,дистәләгән мәдрәсә корылды.Татарлар- "мәктәләребез ябыла,югары уку йортыбыз юк, татарны бетерәләр,динне кысалар",-дип торганда,дәүләт һәм ил акчасына гарәбләр динен күтәрү дәвам итте, шәкерт-муллалар чит илләрдә укыды,меңләгән кеше гарәпнең кара ташына баш ияргә барды. Болар бары да шул ук дәүләт иминлеген саклаучылар иреге һәм рөхсәте белән башкарылды.Белгән кешеләр кисәткәләде,тик колак салучы булмады. Шул ук мәлдә, татар өчен изге булган урыннарга  ипле караш булмады.Ялган белән татар бабаларыбыз түзегән Булгар каласына мәчет китереп салдылар,Бүләр кала казылмый-тикшерелмей ята, инде килеп безнең якта да "сәхабәләр клгән йир" тип, изге чишмәләр янына мәчетләр салу бара.Бонлай  булганда,ниндәй динне кысу тип сөйләргә мөмкин?! Казан кирмәнендә,ил башы утыра торган бина  янәшәсендә  гарәп динен таратучы,зурлаучы имам утыра торган олы бер мәчет тора.Аны салган акчага,татар университеты салырга мөмкин булганын уйлаучы юк, һаман да, динне кысалар дип сөйләнү бар. Шул зур мәчет имамын,диннең усал агымын таратучыларның берсе,-диючеләр дә бар, тик аны монда кем алып килеп утыртуын уйлаган кеше юк.Татар илендә,тавыш-гауга кубып кына тора иде,инде менә кан коешка барып җиттеләр. Үз диннәреннән баш тарткан бар халыкларны да шул язмыш көткәнен уйлаган кеше юк кебек.
Бер Тәңрем. Әле соң түгел.Кыз-улларыңа акыл бир,аң бир.Татарның тавыш-гаугага батып ята торган чагы түгел,бетмәс-үлмәс өчен ни дә булса эшли торган чагы.Синнән сораем Тәңрем!
Метки:

Алтын Урда торгызыла.
ufa_tatar
Оригинал взят у altunurda в Про движение "Золотая Орда"...
2012 елның 21 июне.

АЛТЫН УРДА хәрәкәте үзенең эшчәнлеген башлый.

Максатлар:

1.Җир шары буенча таралып-сибелеп,төрле атамалар белән аталып йөргән ТАТАР халкын берләштерү.

2.Бөек бабаларыбыз төзегән Алтын Урда мирасын барлау һәм халыкка җиткерү.

3.Татарлар арасында үзара ярдәм системасын булдыру

4.Татар телен популярлаштыру.Китаплар бастыру,башка продукция чыгару һәм башкалар.

5.Татар халкының үз традицияләрен,йолаларын,матди культурасын,башка мирасын барлау

Хәрәкәткә,әлеге максатлар беләр риза булган.үзен ТАТАР дип таныган һәм милләт өчен эшләргә әзер булган һәркем теркәлә ала.Татар милләтен бүлгәләү максатында эшләүчеләр(булгаристлар һ.б) хәрәкәткә якын китерелелми.
Хәрәкәткә дин юлындагылар да чыкырылмый-АЛТЫН УРДА-дөньяви хәрәкәт.
Хәрәкәтнең координация үзәге,катнашучыларны телдән яки язма гариза нигезендә кабул итә.

Элемтә һәм гаризалар өчен өчен адрес:

altunurda@gmail.com

Казан уртасында-КАМ.
ufa_tatar
Оригинал взят у altunurda в Кам в центре Казани....
В центре Казани,возле театра Камала,сегодня камлал насточщий тувинский кам.Народу было-куча....

Казанга Тувадан чын һәм шактый көчле Камның килүе,аның Казан үзәгендә камлау үткәрүе,һәм бу хәлләрнең бик көчле көнне-21 июннән 22 июнгә каршы төндә булуы бик зур мәгнәгә ия.Боз кузгалды дигән сүз бу.Әлбәтә,Уфада мондый хәлне әлегә күрү мөмкин түгел-Казан-Казан шул инде.
Кам белән әңгәмәне дә монда бастырабыз:
Шаман Кабан күле җеннәрен кузгатачак

Казанга Тываның Кызыл шәһәреннән танылган шаман Лазо Довуевич Мунгуш килде. Ул бүген төнлә Кабан күле буенда чистарыну ритуалы үткәрәчәк. «ШК» хәбәрчесе атаклы шаман белән очрашып сөйләште.

Хоргум Даг дигән авылда туып үскән малайның әти-әнисе аерылышканнан соң, ана кешегә өч баланы үстерү кыен булыр дип, әтисенең апасы Лазоны үзенә тәрбиягә ала. Ә ул хатын шаман буларак таныла. Күп кенә сабыйларның кендек әбисенә әверелә. Аларның бабалары да шулай ук кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгән.



Узган гасырның егерменче елларына хәтле Тыва халкы табибның нәрсә икәнен дә белми. Аларны төрле авырулардан шаманнар коткара. Совет чорында үзләренә эшләргә ирек бирмиләр. Рәсми документлар буенча 1922-40 елларда 725 шаманны атып үтерәләр. Бүгенге көндә Тывада шаманнар шактый булса да, Лазо Мунгуш кебек танылганнары бик сирәк. Ул Кызыл шәһәрендә яши.



– Лазо, Сезнең әлеге сәләтегез кайчан ачылды? Беренче мәртәбә дәваланучыларыгыз кемнәр?



– 70 нче елларда үзем белән бергә эшләгән механизаторларны кырда ташка утыртып дәвалый башлаган идем. Аларга ярдәмем тигәннән соң халык килә башлады. Ул чакта яшерен генә эшләргә туры килде.



– Сезгә нинди авырулар белән мөрәҗәгать итәләр? Диагнозны үзегез куясызмы?



– Нинди генә авырулар белән мөрәҗәгать итмиләр. Остеохондроздан интеккәннәрне, имгәнүчеләрне, психик һәм башка авыруларны дәваларга тырышам. Кайберләре табиб диагнозы белән килә, кайсыларына үзем куям. Мин даруларны үзем ясыйм. Аларга ундүртәр төрле әйбер кушып эшлим. Соңгы вакытта яман шештән дәвалый башладым. Моннан сигез ел элек Түбән Новгородтан бер яшь кызны китергәннәр иде. Табиблар аны бер ай гомере калган дип җибәргән. Өч көн дәвалаганнан соң: «Сеңлегез ай ярым яшәсә, мине чакырыгыз», – дидем. Шуннан соң ул терелеп кияүгә чыкты. Туена да бардым. Бүген дә шалтыратып рәхмәтен җиткерә. Соңгы вакытта үзебездәге табиблар да көчле авыруларны миңа җибәрәләр. Үзебездәге сәламәтлек саклау министрының әнисен дәваларга туры килде. Реанимациягә авыр хәлдәгеләр янына, бала табу йортларына чакыралар.



– Үзегезне Тывада гына түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр икән. Анда да табиблар чакыруы белән барасызмы?



– Әйе, Швейцариядә җиде ел госпитальдә эшләп кайттым. Табиблар махсус чакырды. Анда өч гаилә мин дәвалаганнан соң балалы булды. Исемнәрен дә минем хөрмәткә Лазо дип атадылар. Казаннан кайткач, башта Монголиягә, аннары Латвия Президенты чакыруы буенча шунда китәргә җыенам.



– Казанга чакыру булса, килер идегезме?



– Дәвалау өчен юл чыгымнарын күтәрерлек кырыклап кеше җыелса, эшләргә урын була икән, нишләп килмәскә? Мин беркайчан да акчаны сорап алмыйм. Әгәр халыкка минем ярдәмем тия икән, мин куанам гына. Дөрес, дару бәясе кыйммәтрәк тора. Алдан ук әйтә алам, ноябрь аена кадәр мин буш түгел.



– Бүген күп кенә күрәзәчеләр кешеләргә киләчәк язмышларын әйтү белән шөгыльләнә. Сез дә әйтә аласызмы?



– Белсәм дә, мин киләчәкне әйтергә яратмыйм. Дөресен әйтсәң, кеше борчыла башлый. Аны әйтергә ярамый. Шунысын әйтим, кеше тормышы өчен иң куркыныч булып 27, 36, 45, 54, 63, 72 яшьләр санала.



– Үзегезгә кагылышлы сорау да бирим әле. Ни өчен муеныгызга төрле ташлар тагасыз?



– Алар кешене яман күзләрдән, бозымнардан саклый.



– Дәвалаудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?



– Мин көрәшче идем. Бүгенге көндә Россия категориясендәге хөкемдар да булып торам. Шахмат уйнарга яратам.



PS. 21 июньдә 22 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Якутиядән килгән Степанида Борисова белән Лазо Мунгуш чыгышын күреп булачак.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ | 21.06.2012


http://matbugat.ru/news/?id=6194

P1020195

Читать дальше...Свернуть )
Метки: ,

Борынгы сүзләр.
ufa_tatar
Төп татар сүзләре:

Саба-савыт

Ырыс-бәхетле,бәхет

Тау итү-рәхмәт әйтү

Имшән-әрем


Метки:

Келәү.
ufa_tatar
Бер Тәңрем,үзеңнән сораем!
Төн караңгылыгын ерып якты көн килгән мизгелдә,яратучы ата, ишетче  теләкләремне!
Үзең ирек биргән балаларың,ялгышкан,саташкан икәнен күрәсең.Мал дип,алтын дип саташулары гына җитмәгән,үзләрен бар яклап урап барган дошманнары да күрмәстәй булды улларың.Саташып, үз теләкләре белән, кара халыкка кол булмакчылардыр,җир казып посып яшәгән халыкларга ияреп,иркен сулауларын оныткмак булалардыр,җирдән чыккан-җиргә китәсе бер чеметем алтынга алданып,үзең биргән котларын онытмакчылардыр.Гөмерлек  дошманнарын танымай,дус итмәкчеләрдер,аркаларына турылаган пычакны күрмәенчә,ятлар сүзенә оеп тезләнеп тормакчылардыр.
Бер Тәңрем!
Бүген Ымай инә тәрбиясендәге сабыйларыңа  аң,моң бирсәңче.Үзең бар иткән балаларыңны ташламаенча,аяк астындагы кара җирләргә нык басарга өйрәтсәңче.Карыннарында үзеңнең улларыңны күтәргән инәләр йөрәгенә аң салсаңчы,Тәңрем!
Үзең яраткан халкыңны сары чүлләрдәге ком бөртекләредәй күп,даладагы имшән үләндәй чыдам итсәңче Тәңрем.Ялганны-чыннан,яхшыны-явыздан аерырга өйрәтсәңче бу балаларыңны,Тәңрем!
Алатауда күмелгән Ак Камнарның,Калатауларда күмелгән кара камнарның көчен,аңын ,бу халкыңа ярдәмгә җибәрсәңче,Тәңрем!
Үзеңнән сораем!Бир бу яраткан улларыңа тагын бер кат чиксез далаларыңны хуҗа булып үлчәргә.Бир аларга аңлы илбашлары!
Бер Тәңрем,үзеңнән сораем!

Метки:

Бер үк гадәтләр,бер үк яшәү рәвеше.
ufa_tatar
Менә бу сайттан алдым:Матбугат ру

«Мулланың ни эше бар аның, бәлеш ашап тик йөри»

Татар халкы бик юмарт бит ул. Әле моннан ничә еллар элек кенә ашка барсаң, табынның ике башында ике касә катык, тоз һәм икмәк була иде, бүген, аш чыкканда, тәлинкәне куярга урын юк. Бөтен авырлык бичара кунакларга төшә. Ярый гади халык ашларда сирәк була, ә барысыннан да авыз итү профессиональ бурычыбыз булган без муллалар нишләргә тиеш?

«Мулланың ни эше бар аның, бәлеш ашап тик йөри», – диләр. Бәлешне атнасына бер ашасаң тәмле ул, ешрак китсә, авырга төшә. Күп кенә авыл имамнарын ял көннәрендә ашка чакыралар, мулла бабай, атнасына бер генә кайта торган яраткан оныкларын калдырып, икешәр ашка барырга мәҗбүр. Бармасаң, үпкәлиләр. Үзләре «за вредность» та түләмиләр. Төркиядә Ататөрек үз вакытында телак-мунчачыларны авыр һәм саулыкка зарарлы эшләре өчен салымнардан азат иткән, диләр. Ә мулланың көне дә, төне дә, шимбә-якшәмбесе дә юк, салымын да түли.



Муллалар белән күбрәк мәҗлесләрдә күрешү сәбәплеме, халыкта аларның ашау-эчү белән дус булулары турында күп сүзләр таралган. Хәтта ашка йөрүче хәзрәтләргә карата үзенең хисләрен яшермәүче Тукаебыз да мулланың дөньяны бер шурпалы бәлеш рәвешендә күрүе турында яза.

Иллюстрация бар иде:

Метки:

Камнар бар әле алар.
ufa_tatar

Көнчыгыш Төркестандагы шаман авазы

02.11.2011

Көнчыгыш Төркестандагы Тегирмети авылында яшәүче Әбдекадыйр ага “Талма бии” белән кешеләрне дәвалый.


Тегирмети авылы Кытайның көнбатышындагы Көнчыгыш Төркестанда Кызылсу автоном өлкәсендә, олы юллардан ерактагы кыялы таулар арасына урнашкан. Гадәттә Кытай хакимияте Тегирмети чик буенда булганга, монда чит ил ватандашларын якын да җибәрми. Әлеге авыл Кыргызстанның көньяк-көнчыгыш чигеннән 30 чакрым ераклыкта.

Маҗарстан тюркологы Даут Кара Шомфайга һәм аның белән булган тагын бер галимгә Пекин милли академиясе биргән рөхсәт кенә әлеге авылга бару мөмкинлеге тудырган. Шулай да аларны Кытайның иминлек хезмәткәре дә озата килгән. Шомфай килеп төшүгә үк авыл халкы белән кыргызча сөйләшә башлагач, анда яшәүчеләр авызларын ачып калган. Алар үз гомерләрендә дә европалының кыргызча сөйләшүен күрмәгән. Галимне бу якларга “Талма бии” тартып китергән.

“Элек мин Кыргызстанда булганда картлардан “Талма бии” дип аталган ритуал турында ишеткәнем бар иде. Аларда шаман үлгәннәрнең рухларын чакырып сикерә башлый, тирмә өстенә чыга дип сөйли иде. Әмма мин аның ничек икәнен күз алдына да китерә алмадым”, дип сөйли Даут Кара Шомфай.

Кыргызстанның үзендә әле дә ата-бабаларының “Талма бии” турында сөйләгәнен хәтерләүчеләр булса да, бу мистик хәрәкәтләрне үз күзләре белән күрүчеләр бөтенләй калмаган. Кыргызча “Талма бии” - шашып бию, аңны югалтып бию, бу дөньядан китеп бию дигәнне аңлата.

Коръән сүрәләре, әйтемле җырлар, төрле авазлар – барысы бергә

Авылда “уен” була дигән сүз таралуга ук, халык тирмә янына җыела башлады.

Кулына шәм тоткан Әбдекадыйр тирмә ишеге төбеннән үк: “Бу сезгә ресторан түгел, аракы эчәргә яратканнар керми”, дип кисәтеп куйды. Тирмә уртасына ук кагылган казыкка бәйләнгән арканның икенче очы төнлеккә беркетелгән. Бу арканның урта бер җиренә ак тукыма бәйләнгән. Болар барсы да ритуал башланганчы ук ниндидер сихри тамаша буласын искәртеп тора иде. Җыелган халык тына төшкәч, Әбдекадыйр авыру ике хатын-кызны һәм ике ир-атны аркан тирәсендә йөртә башлады.

​​Коръәннән сүрә укучыларның авазларына кушылып Шаманның тавышы көчәйгәннән-көчәйде, ул башта тамак авазлары чыгарды, соңыннан пошкыруга ошаган тавышлар ишетелде. Авырулар исә аркан тирәсендә йөрүләрен дәвам итте. Берзаман шаманның күзләре төссезләнеп калды, ул нык итеп калтырый башлады һәм аркан буйлап менеп, аякларын төнлеккә эләктереп башы белән аска салынды.

Бераз вакыттан соң ул кире төшеп, авыруларны тарткалый-суккалый, аларны җиргә егып сала башлады. Өсләренә менеп аяклары белән таптады, камчы белән кыйнады. Шаманның тавышы сүлпәнәя башлап, ул арып җиргә утырды. Авызына янып торган шәмне кабып, аны кире чыгарды. Әнә шулай итеп Әбдекадыйр үзенә янә көч туплады. Ярдәмчеләре исә башындагы тирне сөртте һәм укучыларының берсе Коръән сүрәсен укуны дәвам итте. Төрле тавыш-авазлар чыгару, Коръән сүрәләрен уку, халыкның әйтемле җырларын башкару – барсы бергә кушылып дәвам иткән бу тамаша ике сәгатькә сузылды.

Даут Шомфай сүзләренчә, шаман әнә шул юл белән рухи сәламәтлегенә зыян килгәннәрне савыктыра.

“Кыргызлар "җенле" булып китте дип әйтә. Әле бүгенге көндә дә табиблар психик авыруларның кайберләрен тулысынча дәвалый алмый. Кыргызлар исә элек-электән андыйларны шаманга җибәргән. Шаман әлеге ритуалны үткәргәч, кешеләр үзләрен күпкә яхшырак хис итә башлый”, дип сөйли Даут Кара Шомфай.

Шаманлык күпләрдә булган

Шомфай Тегирмети авылында “Теге дөньяга сәяхәт” дип аталган документаль фильм да төшергән. Аны Маҗарстанда күрсәткәннәр инде. Галим фикеренчә, Тигермети авылында сакланып калган халык йоласы белән савыктыру Кыргызстанга да кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Советлар заманында башка милләтләрдәге кебек үк Кыргызстанда да халык йолаларының күпчелеге, гореф-гадәтләр, төрлечә савыктыру ысуллары искелек калдыклары дип юк ителә.

Шаманнар, гади генә әйткәндә, бу фани дөньядан бакый дөньяга күчкәннәрнең рухлары белән аралашучылар. Элек ул Себердә, Ерак Көнчыгышта, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм Африкада нык таралган була. Галимнәр төрле рәвештә ул дөньядагы бар халыкларда да булган дип белдерә.

Шаманнар рухлар үзләре безне сайлап ала дип әйтә. Тәҗрибә исә озак еллар буе туплана. Алар үзләрен "бу һәм теге дөнья белән бәйләп торучылар" ди.

Әбдекадыйр янына күк бәрән килә

​​Түбәләре кар белән капланган таулар арасында туып, шунда үскән Әбдекадыйр 17 яшендә кешеләрне савыктыра башлый.

“Мин көтү көтә идем, шунда ниндидер ят бер тавыш: “Корманның улы авырды, син аны юар өчен чишендергәндә анда барып җитәрсең. Әгәр Коръәннән менә бу сүрәне укысаң һәм “суф” дип әйтсәң ул тереләчәк”, дип әйтте, дип сөйли Әбдекадыйр. Ул сүрәне ятлап Ноо дип аталган җиргә барып җиткәндә өч хатын-кыз инде үлгән дип бер малайны юар өчен чишендереп яткан була. “Мин аның янына килеп “суф” дип әйткәч, ул күзләрен ачты”, ди Әбдекадыйр.

11 яшендә Әбдекадыйр янына күк төстәге бәрән килә. Ул аны куарга тотына. Шул вакыт әлеге бәрән туктап кеше тавышы белән: “Әй, син тукта”, дип әйтә. Әбдекадыйрдан башка беркем дә күрә алмаган әлеге бәрән көтүдә өч ел була. Дүртенче ел киткәндә бәрән үсеп җитә, Әбдекадыйрларның ишек алларына килеп йөри башлый. Бу бәрәнне Әбдекадыйрдан башка беркем дә күрми. Беркөнне намаз укучылар янына килеп утырып кешегә әйләнгәч, Әбдекадыйр куркудан аңын югалтып егыла...

Маҗарстан галиме сүзләренчә, инде 60 яшькә җиткән Әбдекадыйрны бер мәчет тә булмаган Тегирметта гына гына түгел, ә Көнчыгыш Төркестанның Кызылсу автоном бүлгесендә, аның үзәге Артышта да бик хөрмәт итәләр, әгәр авырып китүче булса, шунда ук аның янына алып килергә тырышалар.
Метки:

Таныйлар
ufa_tatar

Төркиядә халыкара ИРСИКА оешмасы татар шагыйре Г.Тукайны зурлады


Чыганагы

"Профессор Гөлхан Атнур Габдулла Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен анализлады. Баксаң, "Шүрәле", "Су анасы", "Казанда Кабан арты" кебек әсәрләрендә борынгы инанычларыбыз ята икән бит. Кадими динебезчә табигать, урман-суларның изге саналуы мәгълүм. Тукай Тәңречелектән калган гореф-гадәт вә инанычларны үз әсәрләрендә бик оста файдаланып, милли кыйммәтләребезнең буыннан-буынга күчүенә игътибар биргән. Атнур чыгышында Тукай әсәрләренең татар милли фольклор үзенчәлекләренә бик бай, халыкчан булуын ассызыклады."


Метки:

Сорау
ufa_tatar
Урыны

Метки:

Изге чишмәләр.
ufa_tatar


http://altunurda.livejournal.com/47938.html  алдым

Тәңречелек
ufa_tatar

Читать дальше...Свернуть )
..Бу материал 5 нче сыйныф өчен "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте" дигән уку әсбабына кертелгән, Казан, "Мәгариф" Ләкин бу мәкалә кайбер галимнәр өчен дә зур ачыш булыр, дип,уйлыйм...                                                                                    

                  Х гасыр башларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр татарлар арасында иң таралган дин булып гарәпләрдән килгән ислам дине санала.

      Ә аңа кадәр бабаларыбыз нинди дин тотканнар, нинди илаһи көчләргә табынганнар соң?

      Белгәнебезчә, татар теле төрки телләр төркеменә керә, Һәм хәзерге татар халкының бабалары борыңгы төркиләр булып санала.
      Безнең бабаларыбызның күпчелеге терлекчелек белән шөгелләнгән. Алар яхшы аучылар һәм батыр гаскәриләр дә буларак билгеле. Аларның бер өлеше игенчелек эшен дә белгән.
      Тарихта төркиләр бөек дәүләтләр төзүчеләр буларак та мәгълүм. Миладигә кадәр III гасырдан башлап ХХ гасырга кадәр торкиләрнең Һуннар империясе, Төрки каганлыгы, Хәзәр каганлыгы, Алтын Урда , Госманлы империясе кебек дәүләтләре булган. Мәсәлән, Һуннар империясе көнчыгышта Кытай дәүләтен тетрәткән булса, көнбатышта исә, бу империя үз хакимиятен хәзерге Франция һәм Италия җирләренә кадәр җәелдереп җибәргән.

      Шул тикле территорияләрне үз карамагында тотар өчен, төркиләр тәҗрибәле сәяхәтчеләр булырга , ә озын юлларда адашмас һәм исән калыр өчен әйләнә-тирәне, табигатьне дә яхшы белергә тиеш булганнар.
      Икенче яктан, шундый бөек дәүләтләр тотар өчен, төркиләрне берләштерә торган ниндидер идеологик система һәм аларның холкында кыюлык, үз сүзенә тугрылык, җәваплылык кебек сыйфатлар булырга тиеш иде. Төркиләрдә менә шундый сыйфатларны тәрбияли торган  системасы булып, аларның милли диннәре, тәңречелек саналган...

     Башлангыч чорда төркиләр табигатьнең илаһи көчләренә ялварып үзләренә сәламәтлек һәм уңыш кына теләгән булсалар, тора бара аларның диннәре катлауланып, тирәнәеп, дәүләт идеологиясе дәрәҗәсенә күтәрелгән. 
      Борыңгы төркиләр исламны кабул иткәнчә кадәр, күп аллалыкка нигезләнгән мәҗүсилек чорын кичереп, бер аллалык, ягъни тәңречелек диненә күчкәннәр. Бу дин – аларның чын үз милли төрки диннәре булып, алланың исеме Тәңре иде.
      Биредә тәңречелекнең инану системасы, аның дәүләт хакимияте белән багланышы һәм бу диннең әхлак кагыйдәләре каралачак.

      I. Инану системасы.  
         Төркиләрнең ышануларына караганда, илаһи көчләр 17 илаһтан торган һәм алар арасында иң күәтлесе Тәңре дип аталган баш илаһ булган. Башка илаһлар исә, аңа буйсынган.

      Тәңре җир һәм күкне, җир йөзендә һәм күктәге бөтен нәрсәләрне, ягъни бөтен барлыкны (галәмне, яшәешне) дөньяга китергән көч булып саналган.
      Тәңре бер юлы игелек алласы да, кешене яратучы һәм аны яклаучы да.
      Төркиләр дөньяны шулайрак итеп күз алдына китергәннәр:

      Бөтен дөнья өч өлештән тора. Берсе – җир һәм судан өстенрәк урнашкан "яктылык-игелек" өлеше, ягъни һава, күк, кояш, ай һәм йолдызлар. Икенчесе – җир асты "караңгылык-яманлык" өлеше. Өченчесе – бу яктылык һәм караңгылык арасындагы бер чик буларак, җир йөзе һәм су өлеше.
      Дөньяның бу өч өлеше үз чиратында төрле катларга бүленә. Җир асты өлеше 7 каттан, ә җир йөзе һәм җир өсте өлешләре 10 каттан тора, ягъни һәммәсе дөнья-галәм 17 каттан гыйбарәт.
      Тәңредән тыш тагы 16 илаһ һәм алиһә бар. Аларның тәэсирлерәк һәм әһәмиятлерәкләре Җир-Су алиһәсе, Умай алиһәсе һәм Әрлек илаһы дип атала. Тагын Җир, Су, Ут, Кояш, Ай, Йолдызлар, Һава, Болытлар, Җил, Давыл, Күк күкрәү-Яшен, Яңгыр, Салават күпере дигән илаһлар бар.
   

Метки:

Яза якташлар.
ufa_tatar

Читать дальше...Свернуть )
Кыйссаның сюжеты һәм образлар системасы(«Албастылар баскан дөньяда» исемле монографиядән өзек)

Бер елга юкка чыккач...

Билгеле булганча, язма әдәбиятның һәм халык иҗатының фундаменталь, иң бай эчтәлекле һәм нигездә һәрбер аерым үрнәге зур күләмле әсәр булган әкиятләрнең, дастаннарның һәм кыйсбаларның сюжеты гадәттә үтә дә катлаулы, билгеле бер дәрәҗәдә каршылыклы, тик әкиятче-чи-чәннәрнең сөйләве-әйтүе һәм тыңлаучылар белән укучылар тарафыннан кабул итүе өчен ярыйсы ук җиңел була; әгәр шулай әйтеп булса - бер сызыктан гына бара. Саналган жанр әсәрләренең, барысының булмаса да, иң зур күпчелегенең сюжеты батырның-каһарманның әкияти-эпик яки эпик биографиясенә нигезләнә. Мәсьәләнең бу ягын җентекләп тикшерүгә зур өлеш керткән галимнәрдән биредә академик В.М.Жирмунский, профессорлар В.Я.Пропп, Б.Н.Путилов, Казакъ Рылым академиясе академигы, киң танылган язучы Мохтар Әуезовның һ.б. исемнәрен күрсәтеп үтәргә мөмкин.


Метки:

Степан Разин-Тәңрече казак!
ufa_tatar

(

 Мәкаләнең иң тулы версиясы )

Бездә, мәктәп, вуз дәресләрендә, казаклар, хәрби коралланган ирекле
дала халкы буларак, Днепр һәм Донның түбәнге агымындагы җирләрдә, Кырым
ханлыгы белән  Мәскәү дәүләтендәге чик буе далаларында Иван IV-нең әтисе
Василий вакытында барлыкка килгәннәр дип укытыла. Алар вольница игълан
иткәннәр, төрле вакытларда, хәрбиләр булып ялланып Польша, Россия,
Госман империясенә хезмәт күрсәткәннәр, аннан Россия протекторатын кабул
иткәннәр. Карамзин беренче казаклар, Запорожьеда качкын җинаятьчеләр,
крестьяннар, гомумән закон белән, власть белән ниндидер проблемалары
булган; яки хөрриятне, ирекне, иркен тормышны яраткан кешеләр төзегән
дип аңлата. Чөнки, "Доннан кире бирү юк!" – дигән ул вакытта әйтем
булган икән. Соңыннан исә, бу рус кешеләре, әкренләп акылларына килеп,
рус иле һәм православие  өчен Мәскәү тәхетенә хезмәт итә башлаганнар
икән, Донның һәм Днепрның түбән агымында христиан республикасы төзеп, ил
чикләрен саклый башлаганнар икән, ил дошманнары – басурман татарларга,
төрекләргә каршы сугышканнар икән. Бар чыганакларда да казакларның
православныйлар икәнлегенә, православие һәм Мәскәү дәүләтенә хезмәт
куюларына күбрәк басым ясала.

Ә казакларның, шул исәптән, Дон-Запорожье казакларының да, фанатик православный булулары – миф ...

  Гомумән, рус халкы артык диндар халык түгел, Виссарион Белинский
язганча, рус крестьяны бер кулы белән чукынганда, икенче кулы белән
үзенең шапшак арт санын кашый. Моны бер факт, казакларның никадәр
дәрәҗәдә православный икәнлекләрен бары тик бер мисалда, Степан Разин
һәм аның ихтилалчылары мисалында карап китик.

Башта Разинны җәзалап үтерер алдыннан патша үзе кул куйган приговордан бер өзек китереп китик:

 "А в 7178 (1670) году, придя на Дон, ты, злодей, вместе с
приверженными тебе казаками, забыв страх Божий, отступя от святой
кафолической апостольской церкви, говорил про спасителя нашего Иисуса
Христа всякие богохульные слова и не велел ставить церквей на Дону, ... и
прогнал священников всех. Сверх того, ты, безо всякого стыда, велел
сорвать одежды со священников, монахов, монахинь и прочих лиц ...

А священникам не велел венчать по архиепископскому благословению,
ругаясь над Божьей церковью и предписаниями святых апостолов,
ниспровергая таинство брака, а священников, которые не были тебе
послушны, покидал в воду ...

 теми своими дьявольскими делами вы, вероломные злодеи Стенька и
Фролка, вместе со своими единомышленниками ругались и надсмехались над
церковью Божьей, и, не ведая милости Пречистыя Богородицы надежды
христианские и Святого чудотворца Сергия, задумали погубить царствующий
град Москву и все Московское государство ...».

Әйе, ким дә түгел, күп тә түгел, разинлылар Мәскәүне, Мәскәү
дәүләтчелеген бетерер өчен көрәшкәннәр, шуның өчен яуга чыкканнар,
христианнарны мәсхәрәләгәннәр, талаганнар, чиркәү әһелләрен
эзәрлекләгәннәр, православ йолаларны үткәртмәгәннәр, чиркәүләр төзетүне
тыйганнар, Идел-Дон-Днепр казаклары илендә, православие, христианлыкны
бетерү өчен барысын да эшләгәннәр.

 Тагын бер чыганак, Василий Шукшинның "Я пришёл дать вам волю"
романына мөрәҗәгать итик. Шукшин язуынча, Степан Разин үзе, православие
күзлегеннән караганда, тарихта күрелмәгән гөнаһ эшли, ул Әстерханны
алгач, беренче эше итеп, аның чиркәвенә керә, кылыч белән андагы
иконаларны чабып, храмны хакәрәтләп чыга, җитмәсә, язучы тасвирлавынча,
ул бу гамәлне  чиксез бер ачу, нәфрәт һәм күралмаучылык  белән башкара.
Православ, дини хисләре ташып торган кеше, әлбәттә, андый гамәлләрне һич
тә башкара алмый инде. Шуңа да, Стеньканың да, аның казакларының да,
православныйлыклары, ким дигәндә, бик чамалы булган, ә киңрәк фикер
йөрткәндә, алар бөтенләй христиан булмыйча, ул динне күралмаганнар, ә
бары тик  сәяси зарурлык аркасында гына, формаль яктан гына чукынырга,
дини йолаларны үтәргә мәҗбүр булганнар дип нәтиҗә чыгарырга була. Чынлап
та, Разин да, аның көрәштәшләренең шактый өлеше  дә, бернинди дә
православный булмаганнар, ә рәсми  хакимият конфессиясен күз буяр өчен
генә кабул итеп христиан булып йөргән мөэмин-мөселман, яки, зур булмаган
өлеше, Үзбәк ханның исламлашты-руыннан далага качканнары, - мәҗүси
динендә булганнар; православиене, Мәскәү тарафыннан тагылган дин
буларак, бетерү өчен көрәшкәннәр. Аларның иң  беренче чиратта чиркәү
әһелләренә һөҗүм итүләре, иң зур ачуларын, нәфрәтләрен аларга һәм Мәскәү
чиновникларына каршы юнәлтүләре, православие храмнарын, чиркәү
әһелләрен хакәрәтләүләре, попларны куулары, үтерүләре, суга ташлаулары, ә
бу турыдагы фактлар барлык тарихи чыганакларда да бар, шул хакыйкатьне
раслый. Әгәр дә мөэмин-мөселман булмасалар, ул баш күтәрүчеләр Разинның
христиан диненә каршы юнәлтелгән ул кадәрле экзекуция актларын
башкарырга ашкынып тормаслар иде.

укыргаСвернуть )


Якташ.
ufa_tatar
УкыргаСвернуть )
ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ
Галимҗан Гыйльманов Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы (әдәби тәхәллүсе — Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны (1895— 1919) биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908—1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укырга калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, «Лиро-эпик жанрлар», «Нади Такташ: иҗат эволюциясе» дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә «Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1986 елда Г. Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989—1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтиб булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция — балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара. 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда Г. Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифалары XIV корылтай (2002) сайлаган идарә составында кабат раслана. Г. Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә яшь галимнең рус телендә «Татарская баллада» (1989) исемле монографиясе һәм Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен — шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган, зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы («Зәңгәр җырлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел, 543 бит) дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска һәм бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, аерым әсәрләргә багышланган «Заман сүз сорый» исемле тәнкыйть мәкаләләре китабы басылып чыга. Үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган, беренче хикәя-повестьларын язган Г. Гыйльманов 1994 елда үзенең «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Шул исемдәге повестьтан тыш, китапта кайчандыр татар әдәбиятында бик популяр булган һәм соңга таба онытылыбрак торган чәчмә лирик жанр әсәрләре дә (парча, нәсер, әдәби этюД һ. б.) урын алган. Бу төр әсәрләрендә автор «сәер кеше», «ялгызак кеше», «сагышлы кеше» образлары аша чәчмә әдәбиятның моңлы һәм шагыйранә тәэсирле үрнәкләрен тәкъитә. «Тозлы яңгыр» (1986) повестенда исә, әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары әдипнең «Албастылар» (1999), «Оча торган кешеләр» (2000) исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә. Әдипнең туксанынчы елларда дөнья күргән хикәя-повестьларында да («Өзелгән чәчәк», «Яшел тутый», «Алтын тутый», «Көмеш алкалы кеше» һ. б.), егерме беренче гасыр башында язылган «Чәчәкләр дә елый» (2001), «Язмышның туган көне» (2002), «Ак ат сагышы» (2002), «Мөстәкыйм карт догалары» (2002), «Җанбалык» (2002), «Шартлау» (2002) кебек проза әсәрләрендә дә шушы юнәлеш дәвам иттерелә, әдәби әсәр аша укучы күңеленә хыялыйлык, серлелек иңдерелә. Нәшриятта балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Г. Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. 1995 елда, Галим Әсәнов исеме астында, аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек — Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң, ел саен диярлек, балалар өчен шигырь җыентыклары басылып тора. Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана. Бер үк вакытта Г. Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тарафыннан куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән. Балалар сәхнәсе өчен иҗат ителгән әсәрләрендә драматург татар халкының мифологик мирасыннан, фольклордан алынган образларны Ратып куллана. Әдип олылар өчен язган «Бала — бәгырь Те» исемле психологик драма авторы буларак та билгеле.  Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының Рынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, Җанышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын,   тәңречелек  тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә.

Метки:

)))
ufa_tatar
Кызык кына сөйләп куялар бу Татарстан муллалары.Моны Рамил Юнысов дигане сойли.Абыйсы белан әңгәмә корган.: "Борынгы чорлардан ук килгән хорафатлар бүген дә яшәп килә. Тәңречелек чорыннан ук килгәннәре бар. Бүген дә барып карарга мөмкин. Әйтик, Себердәге шаманнар. Алар анда ни генә кыланмый. Әгәр хакыйкый дин булмаса, кешедә шаманчылык кебек хәлләр, йолдызнамәләр, теләсә нәрсәгә ышану башлана. Кеше юл аркылы чыккан мәчедән дә курка. Бу бит–динсезлек. Иман нуры булса, ул аларның берсенә дә ышанмый.

–Хорафатларга ничек нокта куярга?

–Ул бит безнең илдә шуның хәтле киң колач алган. Зур рекламаланган. Күп кеше “туры килә бит” дияргә дә мөмкин. Йолдызнамәне карап чыга, характеры туры килә, ди. Сихерче дә бозавыңның кая югалганын әйтә, иреңнең кайда икәнен дә әйтеп бирә. Дөрес әйтәләр, әмма ләкин–хәрәм. Акча эшләүнең дә төрле юллары бар, берсе–хәләл, берсе–хәрәм. Бу да хатын, бу да хатын. Монысында нәрсә эшләнгән? Никах кына укылган. Ә монысы–никахсыз. Бер караганда аермасы да юк кебек. Әмма Аллаһы Тәгалә берсен тыйган, берсен рөхсәт иткән. Йолдызнамә дөрес килеп чыкса да, аны кулланырга ярамый. Укырга да ярамый. Хәләл белән хәрәм арасында күзгә күренми торган пәрдә бар. Аллаһы Тәгаләнең динен тоту бер караганда мөһим, икенче караганда авыр. Пәйгамбәребез хәдисендә әйткән: “Динне тоту утлы күмер тоту кебек булыр”,–дигән. Менә ничек! Утлы күмер тотып бара аласыңмы кулыңда? Авыр. Ни өчен авыр? Чөнки җәннәтнең бәясе кыйммәт. Авыр булса да, динне тотып барырга тырышырга кирәк." http://gabdelfat.ru/akcharlak/?id=21

Алланы бер тиран,деспот һәм садист итеп күзаллый бугай бу
Метки:

Ислам Һәм Биләр,яки синагогада чукыналармени?!
ufa_tatar
Ахмаклыкка чикләр юк."Булгария" фаҗигасы хөкемәт җитәкчелеген бернигә дә өйрәтмәгән күрәсең.Алтын Урда шәһәре Болгарны чуаш-болгар белән бәйләп,шул ялганны хөкемәт дәрәҗәсенә мендерү нигә китерде-күрдек.Гөнахсыз кешеләр һаләк булды.Хәзер инде Изге Биләргә исламчыларны җыймакчылар-монысы ниләргә китерер?!



Ислам илләре яшьләре “Сәләт-Биләр” фестиваленә киләчәк


ландыш харрасова
Киләсе елга Татарстандагы “Сәләт-Биләр” фестиваленә Ислам конференциясе оешмасына караган яшьләрнең килүе көтелә. Татарстан президенты аны Селигер җәйләве рәвешендә уздырырга киңәш иткән.
Татарстаннан Студентлар лигасы башлыгы һәм ике КФУ студенты Истанбулда узган “Ислам конференциясе оешмасының халыкара моделе” утырышында катнашып кайтты. Аны Ислам конференциясе оешмасы яшьләр форумы оештырган. Билгеле булганча, Татарстаннан “Сәләт” бу оешманың вәкиле булып тора һәм төрле чараларда катнашып килә.

Киләсе елга исә ислам илләре яшьләренең үзләренең дә күпләп Татарстанга килүе көтелә. Алар “Сәләт-Биләр” фестивалендә катнашачак. Истанбулда конференциядә булып кайnкан “Сәләт” проектлары координаторы Тимур Сөләйманов әйтүенчә, башта яшьләр форумы җитәкчеләре генә килер дип күздә тотылган. Ләкин алар күбрәк яшьләрне чакырырга тәкъдим иткән.

“100гә якын катнашучыны җибәрәбез, диделәр. Быел бит “Сәләт-Биләр” фестивалендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде, ул республикакүләм Селигер оештырам, дип әйтте”, ди Сөләйманов.

http://www.azatliq.org/content/article/24284793.html

Гомумән, “Сәләт” Ислам конференциясе оешмасы белән 2007 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Бу көннәрдә узган конференциядә дә алар Русияне тәкъдим иткән. Анда 27 илдән йөзгә якын вәкил катнашкан.

“Фәләстин белән Израил, Таулы Карабах, Либия мәсьәләләре турында сөйләштек. Һәр катнашучы үз илен тәкъдим итте. Без барлык чараларда да Русия карашын аңлаттык. Фәләстин белән Израилне алганда, бу инде Ислам конференциясе оешмасы булгач, алар 100% Фәләстин ягында тора. Русиянең позициясен карасак шулай ук Фәләстин яклы”, ди Тимур.

Аның сүзләренчә, монда шулай ук ислам илләре икътисадын күтәрү турында да фикер алышканнар. Бигрәк тә фән ягын үстерү мөмкинлеге каралырга тиеш дигән карашка килгәннәр.

“Европаны алсак, аның икътисады күпкә көчлерәк. Ислам илләрендә нефть, газ бар, әмма фән ягы аксый. Ешрак конференцияләр уздырырга кирәк. Бер-беребезгә ныграк ярдәм итү өчен ислам илләрендә ясалган ризыкларны күбрәк сатып алыйк дигән тәкъдим дә булды”, ди Тимур.
Метки:

Хи
ufa_tatar
Десантчылар бәйрәме милләтара нәфрәт көненә әйләнде
Казанда бәйрәм иткән десантчылар яшелчә базарында сатучылар белән сугышты, полиция 3 кешенең җиңелчә җәрәхәтләнүен раслый.

Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Игорь Ситко хәбәр иткәнчә, 2 август көнне тоткарланган 35 кеше хәзерге вакытта иреккә җибәрелгән.

Аларга хулиганлык маддәсе белән гаепләү белдерелгән. Эшне килештерү мәхкәмәсе хакиме бүген үк карый башлады, десантчыларга берничә мең сумлык җәзалар гына бирелергә мөмкин.

Казан полициясе идарәсе вәкиле Ситко сүзләренчә, сугышу нәтиҗәсендә сатучылар ягыннан 3 кеше җиңелчә җәрәхәтләр алган. Ул бу кешеләрнең нинди милләттән булуын хәбәр итмәде, әмма бу базарда күбесенчә Үзәк Азия илләреннән килгән мигрантларның сату итүе билгеле.

Хәрби десантчылар көнен Казан халкы да, соңгы елларда базарларда эшләүче Кавказдан килгән сатучылар да куркып каршы ала. 2 август көнне көндез зәңгәр сырлы киемнәр һәм беретлар кигән ир-атлар Казанның Горький паркы янына җыела башлаган иде. Алар анда үлгәннәрне искә алганнар, бәйрәм белән котлау сүзләре әйтелгән.

Бәйрәм урам җыенында 400ләп кеше катнашты, дип хәбәр итте шәһәр матбугаты. Десантчылар хәтта елга портына барып, “Булгария” корабында һәлак булучыларны, Җиңү паркында II Дөнья сугышында үлүчеләрне искә алды.

Кайбер десантчылар, бәйрәм уңаеннан гаскәр байракларын тәрәзәләреннән җилфердәтеп машиналарда чапты. Исергән, яланаяклы егетләрнең автобуслардан куылганнарын да күрергә туры килде. Әмма кичкә таба Казан урамнарындагы хәлләр кискенләште.

40-50ләп хәрби егет КамАЗ машинасына утырып, Адоратский урамы тирәсендәге яшелчә базарына барырга булды. Алар кычкырып, байраклар болгап, базарга бәреп керде. Десантчылар сатучыларга бәйләнеп, алар белән сугыша башлады. Барлыгы 70ләп кеше сугышкан, дип хәбәр ителә.

Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, базарга полиция көчләре, ОМОН батальоны килгән, алар сугышуны туктаткан, күпмедер кешене тоткарлаган. Әмма десантчыларның бер өлеше машиналарга утырып качкан, полиция аларны соңыннан Бауман урамында тоткарлаган.

Шундыйрак хәлләр Русиянең башка шәһәрләрендә дә була. Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Әстерхан базарында десантчылар Кавказ кешеләре белән сугышкан, Екатеринбурда яшелчә сату урынын тар-мар иткән. Шулай ук Сембердә Азия дәүләтләре һәм читтән килгән сатучылар эшли торган базарга һөҗүм итмәкче булганнар.

Мәскәүдә дә десантчылар “Киевская” метро станциясе янында чәчәк сатучы Кавказ кешеләрен куып йөргән, әмма алар метрога йөгереп кереп котыла алган.

Моңарчы “Сова” хокук саклау үзәге десантчылар көнендә ел саен милләтара һөҗүмнәр артуга борчылу белдергән иде.
Бикә ТИМЕРОВА
Азатлык
http://www.azatliq.org/
Метки:

Алмагацның алына.Себер татарлары еры
ufa_tatar

Аждаха?!
ufa_tatar
 

?

Log in